Тиздән яңартылган гомуми практика табиблары бүлеге һәм сырхауханәнең кабинетлары Мамадыш районы пациентлары өчен үз ишекләрен ачачак. Заманча шартлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә булдырыла.
Әлеге программа халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыруга юнәлдерелгән.
Ремонт тәмамланган диярлек. Хәзер түбән көчле токлар системалары һәм видеокамералар датчикларын урнаштыру буенча эшләр бара. Шулай ук якын арада проводка белән эш тәмамланачак, электрощитовая урнаштырылачак. Җиһазлар китерү көтелә.