Яр Чаллы шәһәренең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең онкология бүлеге хирурглары 45 яшьлек хатын-кыз гомерен коткарды - 6 кг авырлыктагы шешне алды.
Озак вакытлар Мария (исеме үзгәртелде) корсакның зураюына игътибар бирми. Үзгәрешләрне авырлыгы артуга юрый. Ярты елдан соң шактый үскән корсакка игътибар итү мөмкин булмый, өстәвенә, башка симптомнар өстәлә - корсак астында туктаусыз авырту һәм еш сидек бүлеп чыгару була. 45 яшьлек хатын-кыз зарлары белән поликлиникага мөрәҗәгать итә.
Корсак куышлыгы һәм кече оча органнары УЗИ вакытында сырхауханә табиблары гигант зурлыктагы шешне ачыклый. Бу шеш янәшәдәге органнарны кысрыклый. Пациент шунда ук 2нче шәһәр хастаханәсенең онкология бүлегенә җибәрелә, анда онкологлар яман шешне хирургик бетерү турында карар кабул итә.
"Шеш чыганагын операция барышында гына билгели алдык. Яман шеш аналык тәненнән үскән. Шештән тыш, пациентның бөтен хатын-кыз җенес органнарын: аналыкны, аналык муентыгын, аналык бизен, трубаларны алырга, шулай ук алгы корсак стенкалары һәм юка эчәк резекциясен үткәрергә туры килде", - дип аңлатты онколог Тимур Ямаев.
Кызганычка, Мариянең үз балалары юк һәм аның мондый мөмкинлеге булмаячак, аның каравы табиблар аның гомерен саклап кала алды. Шеш күләмен исәпкә алып, чын-чынлап зәркән эше башкарылды.
Онколог Тимур Ямаев: "Мондый очракларны булдырмау өчен, даими рәвештә диспансерлаштыру һәм профилактик караулар узарга кирәк. Иртә стадиядә ачыкланган теләсә нинди авыруларны дәвалау күпкә җиңелрәк", - дип нәтиҗә ясады Тимур Таһирович.
Операцияне башкардылар:
Табиб-онколог - Тимур Ямаев
Табиб-онколог - Алексей Панков
Анестезиолог-реаниматолог - Айрат Әхмәтшин
Операция шәфкать туташы Маргарита Самойлова