Медицина югары уку йортларының студентлары Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә ел саен практика узалар. Барлык яшьләр - Түбән Камада туып-үскән, Казан, Ижевск, Пермь һәм башка шәһәрләрдә югары уку йортларының икенче һәм өченче курсын тәмамлаган. Практика вакытында булачак табиблар бөтен стационар бүлекләргә һәм ТКҮРКХнең сырхауханәләренә бүленделәр.