Теләче авылында район үзәк хастаханәсе поликлиникасы бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Масштаблы яңарту «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Бүгенге көндә бинаның түбәсен, тәрәзәләрне алыштырдылар, фасадны яңарту эшләре бара.
Хәзерге вакытта объектта вентиляция, канализация, су белән тәэмин итү, электр, янгын сигнализациясе системаларын алыштыру эшләре дәвам итә.
Поликлиниканың кабинетлары тулысынча үзгәрә. Хастаханәнең хирургия бүлегендә хәзер һәр палатада санузел булачак. Эшләрне ноябрь ахырына тәмамларга планлаштыралар.