Республиканың Чистай районының Түбән Кондрата авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ФАП төзелә.
Бүгенге монда көндә модуль каркасы монтажланган, түбә ясалган, пластик тәрәзәләр һәм яңа ишекләр куелган, идәнгә плитка җәелгән.
Төзүчеләр бизәү, түшәм урнаштыру эшләренә керештеләр, параллель рәвештә электромонтаж эшләре бара, шулай ук аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен керү юлында пандус урнаштыру белән шөгыльләнәләр.
Озак вакытлар медпункт 52 кв. метр мәйданлы арендаланган бинада иде. Чистай РҮХнең Түбән Кондрата ФАПы 402 кешегә хезмәт күрсәтә. Медицина хезмәтен фельдшер Нина Михайловна Кондратьева күрсәтә, ул «Акушерлык эше» белгечлеге буенча югары квалификация категориясенә һәм 29 ел хезмәт стажына ия.