Тән пешүләрен булдырмау өчен кояшта йөрү кагыйдәләре

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Кояшта йөрү, бигрәк тә җилсез һава торышы вакытында, дымлылык югары булганда, кояш сугуга һәм пешүгә китерергә мөмкин. Иң таралган кояшта пешүләр беренче дәрәҗәдәге пешүләр. Алар өчен тире кызаруы һәм тән тиресе авыртуы хас. Кояш нурланышының озак йогынтысы икенче дәрәҗә тән пешүгә китерә - волдырлар барлыкка килә.

Кояш пешүләрен профилактикалау

Иң эссе вакытта – 11 һәм 15 сәгать арасында турыдан-туры кояш нурларыннан сакланыгыз.

Беренче кояш ванналарының озынлыгы 15-20 минуттан да артмаска тиеш, аннары кояшта тору вакытын акрынлап озайтырга була, әмма 2 сәгатьтән дә артык түгел.

Җиңелчә якты баш киеме, җиңел, якты кием киеп йөрегеез.

Балалар турында аерым кайгыртучанлык күрсәтегез, - 3 яшькә кадәрге балаларга кояшта озак торырга рөхсәт итмәгез, аларны бер минутка да караучысыз калдырмагыз!

Эссе вакытта күбрәк су, куас, морс эчегез.

Пешүләрдән саклаучы кремнар кулланыгыз(SPF 30 дан  50 кадәр) кадәр.

Дәвалау

Беренче чиратта кояштан янган тән өлешеләрен каплагыз, күләгегә качыгы. Авыртуны киметү өчен, тәнне дымлатырга, температурасын төшерергә кирәк. Ромашкадан дымлы компресслар ясагыз (1 аш кашыгы ромашкага 1 литр су), компрессларны һәр 3-5 минут саен алыштырып торыгыз. Аннары дымлатучы крем сөртегез. Сусызлауны, баш авырту һәм кан басымының кискен төшүен булдырмау өчен күбрәк эчегез. Өч-дүрт көн кояшка чыгудан сакланыгыз. Тирән пешкәндә, кызарган тиредә куыклар булган очракта, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, - табибка мөрәҗәгать итегез.

Җәйге кояшта сак булыгыз, үзегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International