6 июльдә Бөтендөнья кардиолог көне билгеләп үтелә.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 2нче кардиология бүлеге мөдире Любовь Кузнецова белән таныштырабыз. Үз һөнәрендә Любовь Михайловна 35 ел инде. Санитарка, шәфкать туташы булып эшләгән, соңрак, хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге аркасында, медицина институтын тәмамлый һәм табиб-кардиолог була. Пациентлар үз табибын ихлас күңелдән яраталар, аңа "йөрәк табибыбыз" дип дәшә, чөнки Любовь Михайловна үз пациентлары өчен бөтен йөрәкләре белән борчыла һәм аларны дарулар белән генә түгел, ягымлы сүз белән дә дәвалый.
Бер ел эчендә 2нче кардиология бүлегендә 2000гә якын пациент дәвалану ала. Биредә гипертония авыруыннан, йөрәк-кан тамырлары җитешсезлегеннән, ритм бозылудан, шулай ук ревматология авырулары булган пациентларга кардиология ярдәме күрсәтәләр. Бүгенге көндә бүлектә 43 пациент дәвалана.
Кем ул кардиолог, дигән сорауга Любовь Михайловна кыскача җавап бирде: "Кардиолог – йөрәк кушуы буенча һөнәрен сайлаган йөрәк табибы".
Бүлекнең пациентлары җылы мөнәсәбәтләре өчен бүлекнең бөтен коллективына рәхмәт белдерүдән туктамый.
«НТР 24» телеканалында табиб-кардиолог катнашында видеорепортажны карагыз.