Бөгелмә районының Прогресс поселогының яңа фельдшер-акушерлык пунктында мебель җыялар һәм медицина җиһазлары урнаштыралар. ФАП төзелеше "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча алып барыла.
Финанслау күләме - 6,5 млн. сум. Модульле бинаны кыска вакыт эчендә сафка бастырганнар. Хәзерге вакытта шулай ук якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Аннан соң медицина учреждениесе рөхсәт документларын алырга тиеш. Яңа объектны файдалануга тапшыру август ахырында көтелә.