Бөтендөнья кардиолог көнендә Аксубай хастаханәсендә кардиолог көненә багышланган чаралар узды.
Поликлиника мөдире Алинә Нилевна Маланчева артериаль гипертониядән интегүче пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбен үткәрде.
Сырхауханә холлында "Кан басымыңны тикшер" акциясе узды. Теләүчеләр үз кан басымын тикшерә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау турында файдалы мәгълүмат белә алдылар.