Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоэлемтә форматында киңәшмә узды, аңа республиканың барлык медицина учреждениеләре кушылды. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов республикада «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру турында искәртте.