Актаныш районының Актанышбаш авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. 6 766 мең сум «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелә.
Хәзерге вакытта яңа бинага нигез әзер, субайлар сугылган, модуль кайтарылган, бүген төзүчеләр аны монтажлауга керешә.