Республика балалар клиник хастаханәсе командасы «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңде. «Педиатрия практикасында виртуаль чынбарлыкны куллану» хезмәте «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә лауреат дип танылды
Әлеге ысул балаларның ышанычын яулады һәм авыр процедураларны үтәгәндә балаларга гына түгел, табибларга да медицина манипуляциясен психологик яктан җиңел үтәргә ярдәм итә.
Алга таба БРКХ федераль этапта катнашачак.