"Аксубай РҮХ" ДАССУ балалар сырхауханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм - иң тату" дигән темага рәсем конкурсы узды.
Анда һәр бала катнаша алды. Атна дәвамында яшь рәссамнар үзләренең иҗади эшләрен балалар сырхауханәсенә алып килделәр, аның холлында рәсемнәр белән стенд урнаштырылган иде. Социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләделәр. Бүген конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Районның баш табибы әлеге искиткеч бәйрәмнең традицияләре һәм тарихы турында сөйләп, катнашучыларны сәламләде.
Һәр бала истәлекле бүләк белән бүләкләнде.