Илдар Закиров вафат булды

2022 елның 9 июле, шимбә

Балалар Республика клиник хастаханәсе коллективы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 9 июлендә, 44 яшендә БРКХ директоры Илдар Рәфкать улы Закиров вафат булды.

Илдар Закиров 1978 елның 2 маенда Казанда туган, 2000 елда «Стоматология " белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

Бүләкләре:

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамотасы, 2011 ел.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, 2013 ел.

ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты, 2013 ел.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты, 2013 ел.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, 2014 ел.

«Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары»истәлекле медаленә Россия Федерациясе Президенты В. Путинның грамотасы,

«РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе бар, 2014 ел.

"Спорт объектлары Башкарма дирекциясе" КАО рәхмәт хаты, 2015 ел.

РФ спорт министры В.П. Мутконың «Казан шәһәрендә 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медаленә «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International