Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең үзенчәлеге-хроник һәм кискен бөер патологиясеннән интегүче пациентларга ярдәм күрсәтү бүлеге булу. Монда COVID-19 авыручы пациентларга ярдәм күрсәтелә.
Соңгы вакытта гемодиализ бүлегендә COVID-19 белән пациентлар өчен 336дан артык процедура уздырылган, 70 кеше дәваланган.