Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Кулларыгызны сабын белән юыгыз, төчкергәндә, ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткаларыгызны файдаланыгыз, йөзегезгә бары чиста салфеткалар яки юылган куллар белән генә кагылыгыз.
Катлаулы вазгыять булган илләргә сәяхәттән читләнеп торыгыз.
Профилактика чараларын үтәргә кирәклеген онытмагыз. Кирәкмәгән урыннарга барудан баш тартыгыз һәм, мөмкин булганча, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәгез.
Инфекцияләүнең риск дәрәҗәсенә карап, сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге, ресиратор, изолицияли торган битлек һ.б.) файдаланыгыз.
ОРВИ симптомнары барлыкка килгән очракта, табибка вакытында мөрәҗәгать итегез.