Түбән Кама муниципалитетында туберкулезны, ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне профилактикалау, кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Чарада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Мәхмүтов, шәһәрнең баш эпидемиологы Елена Пискарева, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе вәкилләре, медицина оешмаларының баш табиблары катнаштылар. Очрашуда шәһәрнең хезмәт коллективларында туберкулез һәм ВИЧ-инфекция белән көрәш буенча профилактик эш турында фикер алыштылар.