7 июльдән 25 августка кадәр Әлмәттә һәм Лениногорскида «Альмедик» һәм «Призвание» Бөтенроссия студентлар медицина отрядлары эшен башлап җибәрде. Проектлар Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Пермь, Ростов, Воронеж, Оренбург, Томск, Кемерово, Түбән Новгород, Архангельск, Рязань, Төмән, һәм Иркутск өлкәләреннән 45 студентны берләштерәчәк.
11 июльдә проектларны ачу тантанасы булды. Яшьләр хезмәт җәенә юлламалар алды, эшкә әзерлек турында рапорт бирде.
Бөтенроссия студентлар медицина отрядлары составында "Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре" юнәлеше буенча белем алучы илнең төрле төбәкләреннән һәм уку йортларыннан студентлар-медиклар эшләячәк. Яшь кешеләр шәһәрнең медицина оешмаларында урта һәм кече медицина персоналы сыйфатында эшкә урнашачак.
Республика штабының матбугат хезмәте