17 автомобиль сәламәтлек саклау оешмаларының беренчел звеносы өчен сатып алынды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

2022 елның җәй айларында 17 «Лада Ларгус» автомобиле «Сәламәтлек саклау» милли проектына кергән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.

Сатып алу өчен федераль бюджеттан 20 801, 127 мең сум һәм республика бюджетыннан 26 007, 0 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Машиналар пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен китереп җиткерү, биологик материаллар, тикшеренүләр һәм дару препаратлары ташу өчен билгеләнгән. Автолар 11 үзәк район хастаханәләре балансына куелды.

3 автомобиль Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә, 2шәр - Чүпрәле, Питрәч, Спас хастаханәлеренә һәм перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенә җибәрелде. Берәр автомобиль Әгерҗе, Кукмара, Теләче, Чирмешән, Урыссу һәм Чистай хастаханәләренә юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International