Чистай РҮХнең балалар сырхауханәсенең медхезмәткәрләре балалар өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрделәр

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Чистай муниципаль районының «Ровесник» сәламәтләндерү лагерында һәм палаткалы лагерында ял итүче укучылар җәйге көннәрне күңелле үткәрә.
Педагоглар сменада катнашучылар белән спорт, күңел ачу һәм танып-белү чаралары уздыра. Узган ялларда Чистай хастаханәсе балалар сырхауханәсенең медхезмәткәрләре - Гүзәл Сафиуллина, Эльвира Галимова, Людмила Трофимова балалар өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Дәреснең төп максаты: балаларны беренче медицина ярдәме күрсәтүнең элементар алымнары белән таныштыру.
Балалар беренче ярдәм күрсәтүнең универсаль алгоритмын өйрәнделәр һәм практикада кулландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International