Түбән Кама районының Югары Уратма авылына фельдшер-акушерлык пунктының модульле конструкциясе корпусын китерделәр. Берничә көн дәвамында эшчеләр бинаның модулен куячак, ә аннан соң бинада эчке эшләр башланачак.
ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы кысаларында төзелешкә 8,1 млн сум бүлеп бирелгән. Югары Уратма ФАПы тагын ике торак пунктка– Макаровка һәм Володарский бистәсенә - 551 кешеә хезмәт күрсәтә .
40 елга якын фельдшерлар пациентларны почта бүлеге белән берләштерелгән пунктта кабул иттеләр. Тиздән пациентларны 58 кв. м мәйданлы яңа уңайлы бинада каршы алачаклар.