Сарман районы Сарайлы авылында яңа ФАП төзелеше төгәлләнде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Сарайлы фельдшер-акушерлык пункты ачылуга әзер диярлек. Аны "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзеделәр.

ФАПка 259 кеше беркетелгән. Булачак дәвалау учреждениесендә фельдшер һәм пациентларга да уңайлы шартлар булдырылган.

Эчке бизәкләү эшләре, элекрочелтәр монтажлау төгәлләнде. Медицина җиһазлары кайтарылуы көтелә.

Модернизация программасы кысаларында республикада 34 медицина объекты төзеләчәк, шуларның 29ы – тиз төзелә торган объектлар. Шулай ук 14 учреждениегә капиталь ремонт ясалачак, барлык объектларда да эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International