Татарстанда психо-неврология шифаханәсенә дәвалануга балалар кабул ителә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда психо-неврология шифаханәсендә дәвалану өчен балаларны кабул итә.

Шифаханәдә Татарстаннан да, күрше төбәкләрдән дә 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар дәвалана ала. Тотлыгу, кан тамырлары баш авыртулары, неврозлардан интеккән балаларга белгечләр ярдәме күрсәтелә. Шулай ук,баш мие имгәнүләре һәм нейроинфекцияләре һәм балалар церебраль параличы белән булган кечкенә пациентлар кабул ителә.

Санаторий авыру балалар өчен кирәкле заманча дәвалау һәм физиотерапия аппаратурасы белән җиһазландырылган. Биредә дәвалауның иң нәтиҗәле ысуллары кулланыла. Шулай ук балалар белән тәрбиячеләр һәм педагоглар эшли. Гадәттә, балалар хезмәт кабинетына, рәсем ясау, оригами ,йомшак уенчык ясау түгәрәкләренә теләп йөри. Тәрбиячеләр белән бергә балалар мини-спектакльләр, курчак театрлары әзерли.

Хәзерге вакытта дәваланырга теләүчеләрне август аена җыялар. Санаторийларга кабул итү тәүлек әйләнәсе алып барыла.

Тулырак видеороликта:

Республика балалар неврология шифаханәсе
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International