Саф һавада йөрү - сәламәтлекне ныгыту, салкын тию авыруларын профилактикалау, иммунитетны арттыру өчен иң яхшы чара, шулай ук баланы чыныктыруның иң гади һәм дөрес чарасы. Эсседә йөрү өчен иң яхшы урын-күләгәле урын.
Эссе һавада, температура 30° һәм югарырак булганда, йөрүне иртәнге сәгатьләргә күчерергә яисә кич белән 16-17 сәгатьләрдә чыгарга кирәк.
Йөрүнең төп кагыйдәләре турында да онытырга ярамый: 30-40 минуттан соң күләгәдә 10-15 минут ял итәргә. Һичшиксез, үзең белән эчәргә су алырга кирәк. Кием - җиңел, иркен, аяк киеме дә уңайлы булырга тиеш.
Олы кеше ничә адым үтәргә тиеш? Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары 10 000 адым дип саный. 1960 елларда Япон докторы Йоширо Хатано 10000 адымның файдасы турында беренче тапкыр язган. 10000 адым - якынча 6-8 километр. Уртача йөрү тизлеге минутына 90-120 адым булса, бер сәгатьлек йөрү якынча 6 мең адым яки 4-5 км тәшкил итәчәк.
.jpg)
Мамадыш район үзәк хастаханәсе ел саен "Тормышка 10 000 адым" дигән шәһәр чикләрендә сәламәтләндерү акциясе үткәрә, анда 400 дән артык хастаханә хезмәткәре һәм шәһәр халкы катнаша.
.jpg)
Барыгызга да сәламәтлек телим!
Профилактика Кабинетының шәфкать туташы Ибраһимова Любовь Александровна.