«Миңа тормыш бүләк ит» акциясен үткәрү кысаларында гаиләне планлаштыру аспектлары турында баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова сөйләде. Гөлнара Рәүф кызы 35 елдан артык Алабуга РҮХдә эшли.
Гөлнара Солтанова сүзләренә караганда, 2022 елда Алабуга районында абортлар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк кимегән. Уңай динамика бик мөһим: бу район үзәк хастаханәсе баш табибының гына түгел, район башлыгының да эшчәнлеге бәяләнә торган әһәмиятле индикатор.
"Хәзер абортлар саны сизелерлек кимеде. Минемчә, дәүләт ярдәме чаралары: ана капиталы, балигъ булмаган балаларга айлык пособие, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чаралары чагылыш тапты", - ди табиб.
Гөлнара Солтанова тагын бер кызыклы тенденцияне билгеләп үтте. Соңгы елларда Алабугада 30-35 яшьтән соң беренче бала тууга килгән хатын-кызлар саны арта.
Табиб искәртеп узганча, беренче баланы 20 яшьтән алып 38 яшькә кадәр табарга киңәш ителә.
Әгәр бала туу, гадәттә, көтеп алынган могҗиза буларак кабул ителә икән, аборт-фаҗига, тормышның иң күңелсез вакыйгаларының берсе.
Гөлнара Солтанова билгеләп үткәнчә, аборт – хатын-кыз сәламәтлеге өчен җитди нәтиҗәләргә ия булган авыр процедура.