Түбән Кама гинекологлары хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә.

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәдә бу белгечлек буенча 17 табиб эшли. Без гинеколог табибларыбыз белән горурланабыз, алар тәҗрибәле, белемле, кайгыртучан, игътибарлы һәм ярдәм итә белүче искиткеч белгечләр.

Хезмәттәшләр, чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез хатын-кызлар организмының барлык серләренең сакчылары, гүзәл затларның гомерен һәм сәламәтлеген саклаучылар. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә хатын-кызлар ана булу бәхетен кичерә. Без сезгә мөһим, әмма катлаулы эшегездә көндәлек уңышлар, нык сәламәтлек, даими оптимизм һәм шәхси бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International