"Демография" милли проектының "Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру" федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда "Аксубай район үзәк хастаханәсенә авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны китерү гамәлгә ашырыла. Өлкән яшьтәге кешеләр хастаханәгә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән китерелә. Хастаханәдә Аксубай районында яшәүчеләр диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләрен узалар һәм медицина ярдәменең башка төрләрен алалар. 2022 ел башыннан алып хәзерге вакытта 790 кеше хастаханәгә китерелгән булган.