Татарстанда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча ФАПлар төзү дәвам итә

2022 елның 15 июле, җомга

2022 елның 11 июлендә Татар Борнае авылында төбәк программасы буенча модульле ФАП төзелеше башланды. ФАП халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында төзелә.

Модульле ФАП - халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барысы да каралган иркен бина. Бүгенге көндә бинаның каркасы җыелган, түбә ябу эшләре тәмамланган.

Татар Борнае фельдшер-акушерлык пункты Әлки үзәк район хастаханәсеннән 31 километр ераклыкта урнашкан. ФАП 2 км радиуста халыкка хезмәт күрсәтәчәк, күрше Чуваш Борнае авылы фельдшер-акушерлык пунктына кадәр – 4 км., Хузангай табиблык амбулаториясенә кадәр - 10 км. Бүгенге көнгә кадәр ФАП 1988 елда төзелгән аерым иск бинада урнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International