Әлмәттә яңа медучреждениенең фундаменты әзер

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Әлмәттә гомуми практика табибы һәм педиатрның яңа үзәген төзү эшләре бара. Яңа объектның фундаменты инде әзер.

Ул «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелә. Финанслау лимиты - 49 920,65 мең сум

Бинаның мәйданы - 452,24 кв. м.

Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы яңа медицина учреждениесендә гомуми практика табибы өлкән халыкны кабул итәчәк. Шул ук бинада балалар поликлиникасы бүлеге дә урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International