Мамадыш хастаханәсе хирурглары эчәклек функцияләрен торгызу буенча күп сәгатьлек операция уздырды

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Җылы җәйге көндә Мамадыш хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә корсак авыртуына, тәрәт булмавына һәм газларга зарланып, авыр хәлдә пациент килде. Шуңа өстәп аңарда эчәклек үткәрмәүчәнлек һәм перетонит билгеләре булды.

Пациентны ашыгыч рәвештә хирургия бүлегенә һәм операция өстәленә озаталар.

Күп сәгатьлек операция үткәрелеп, аның барышында анастамозлап бер метрдан артык юка эчәк алындын.

Хәзерге вакытта пациент үзен канәгатьләнерлек хис итә.

Хирурглар һәм анестезиологлар-реаниматологларның тәҗрибәле командасы дөрес итеп операция үткәрде, бу пациентларның тормыш сыйфатын сакларга ярдәм итте.

Бу көнне операция бүлмәсендә табиб-хирург Мифтахетдинов Нияз Нургаяз улы, табиб-анестезиолог-реаниматолог Мирзабеков Сухроб Файзмамадович операция һәм реанимация шәфкать туташлары командасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International