Узган атнада Түбән Кама хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына 1115 тапкыр мөрәҗәгать иттеләр

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан хастаханәгә барлыгы 395 пациент китерелде. Шуларның 182се госпитализацияләүгә җибәрелде, калганнарына ярдәм кабул итү бүлмәсендә күрсәтелде.

Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күрде. Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 7 Түбән Кама кешесе китерелде, инсульт белән 11 кеше хастаханәгә салынды.

Пешеп ярдәм сорап медикларга 2 кеше мөрәҗәгать итте. 122 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алды. Респиратор авырулар симптомнарына 100 кеше зарланды.

5 кеше кояшта кызынганнан соң ашыгыч медицина ярдәме чакыртты.

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Инна Сорокина җылы сугуның төп билгеләрен искә төшерде:

«Баш авырту, күз алды караңгылану, баш әйләнү, кемдер аңын югалта. Бу халәтнең сәбәбен ачыклаганда, кешеләр пляжда, дачада булулары, җиләк артыннан болынга барулары турында сөйлиләр. Мондый симптомнар ачык һавада гына түгел, ә тынчу бүлмәдә дә барлыкка килергә мөмкин», - диде Инна Сорокина.

Эссе сугудан саклану өчен, төп кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

-кояш актив сәгатьләрдә, 11 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр,  кояшта булмаска;

- баш киеме, кояш күзлеге, табигый тукымалардан кием-салым кияргә;

- әгәр сез кояш нурлары астында йөрергә туры килсә, даими рәвештә күләгәгә чыгарга тырышыгыз;

- су эчүнең көндезге нормасын арттырыгыз, суны кыска вакыт аралыгы белән зур булмаган порция белән эчегез.

"Әгәр эссе кагса, ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче кешене күләгәгәгә күчерергә, кысып торган кием элементларын ычкындырырга, салкынча су эчәртергә, мөмкинлек булса, вентилятор, кондиционер яки душ тәкъдим итәргә  кирәк", - дип өстәде И.Сорокина.

Исән булыгыз!

Түбән Кама РҮКПХ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International