16 июльдә 69нчы яшендә Кукмара район суд-медицина бүлеге мөдире, суд-медицина эксперты табибы, югары квалификацияле патологоанат, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» Тәлгать Каюмов вафат булды.
Тәлгать Яудатович Каюмов 1953 елның 13 сентябрендә туа. Институтны тәмамлаганнан соң беренче елларда Кукмара хастаханәсендә стоматолог булып эшли.
1988 елда Тәлгать Каюмов ТАССР ССМ суд-медицина экспертизасы бюросына суд-медицина эксперты табибы вазыйфасына күчә. Шунда ук Кукмара район суд-медицина бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Тәлгать Яудатович бу вазыйфада 34 ел эшләп, СМЭ бюросының иң яхшы мөдирләренең берсе булды.
Тәлгать Каюмов Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, «Җинаятьләрне тикшерүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, ярдәм күрсәтү һәм югары профессиональлек өчен» ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
2018 елда халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Т.Я. Каюмов «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ә 2022 елда «Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кукмара район үзәк хастаханәсе коллективы Тәлгать Яудатовичны һәрвакыт искиткеч кеше, хезмәттәше, дус, гаҗәеп гаилә башлыгы буларак истә тотачакбыз.
Кукмара РҮХ