Илдар Фатыйхов Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең А блогында капиталь ремонт барышы белән танышты

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы килде.

Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Николаев Александр Николаевич һәм «Евростиль» ҖЧҖ подрядчы оешмасы җитәкчесе Гайсин Илнар Ленар улы кунакны блоктагы капиталь ремонт барышы белән таныштырды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре график нигезендә, план буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International