Инсульт турында нәрсә белергә тиешбез?

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Инсульт - баш мие зарарлануга һәм нерв күзәнәкләренең үлүенә китерә торган баш миенең кан әйләнешен бозылуы.

Инсульт төрләре

Ишемик инсульт - баш мие бүлегенә кан баруның бозылуы я бармавы аркасында була. Баш мие инфарктына китерә, бу бөтен дөньяда кешеләр үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Мондый инсульт инсультның геморрагик төренә караганда 6 тапкыр ешрак очрый.

Геморрагик инсульт - ул баш сөяге куышлыгына кан саву. Кан тамыры өзелүнең иң еш сәбәбе - югары артериаль кан басымы.

Инсультларның өченче төре - субарахноидаль кан саву, геморрагик инсультның да бер төре.

"Мамадыш РҮХ" ДАССУда узган 2021 елда 86 инсульт очрагы теркәлгән, 2022 елда узган 6 айда - 45 очрак.

Бу пациентларның барысы да стационар ярдәм алганнан соң, табиб-невролог Сафин Мансур Габделхәй улы амбулатор күзәә.

- Беренче ярдәмне беренче 6 сәгатьтә күрсәтергә кирәк. Бу чор - терапия вакыты, шул вакыт эчендә без диагностиканы үткәрергә, пациентка төгәл диагноз куярга, стационарга җибәрергә һәм аны дәвалый башларга тиешбез, әгәр бу сәгатьләр үтсә, кеше организмында кире кайтармаслык процесслар башланачак, - дип аңлата Мансур Габделхәй улы.

Инсультның беренче билгеләре:

- Аяк-кулларда берьяклы хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозылуы, пациент ике як кулны бертигез күтәрә алмый;

- сөйләм бозылуы, "авызда ботка";

- бит асимметриясе (борын-ирен җыерчыгы);

- берьяклы тоемлау бозылуы, пациентның  куллары оеган сыман;

- бик көчле баш авырту, башка сукканнар төсле;

- көзән җыеру.

Әгәр инсульт билгеләрен үзегездә яки туганнарыгызда күзәтсәгез, "ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз!

"Ашыгыч ярдәм" килгәнче нишләргә кирәк?

- Зыян күрүчене тигез өслеккә янга борып салырга, башны күтәрергә, күзлекне, теш протезларын да салырга кирәк;

- Әгәр пациент аңсыз икән, авызын бераз ачарга кирәк, баш янга борылган булырга тиеш;

- саф һава керүне тәэмин итәргә, тәрәзәне ачарга, яканы һәм каеш чишеп җибәрергә;

- кан басымын үлчәргә;

- Медицина хезмәткәрләре килүгә документларны әзерләргә (паспорт, медицина полисы);

- Зыян күрүчене басым югары булу яки координация бозылу сәбәпле, торып басарга мәҗбүр итәргә ярамый.

Инсультларны профилактикалау:

- Кан басымыгызны контрольдә тотыгыз;

- йөрәк ритмы турында хәбәрдар булырга?;

- кандагы холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотыгыз;

- дөрес тукланыгыз, май һәм тоз күләмен киметегез;

- көн саен физик күнегүләр белән шөгыльләнегез, җәяү ешрак йөрегез;

- тәмәке тартуны ташлагыз.

Барыгызга да сәламәтлек телибез!

Мамадыш РҮХ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International