Аксубай хастаханәсе хезмәткәрләре массакүләм зарядканы оештыруда катнашты

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген Аксубай район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Гуляев исемендәге паркта массакүләм зарядка үткәрде.

Районның баш табибы Марсель Ирек улы Исламов сәламләп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә чакырды. Ул шулай ук көндәлек зарядканың һәм физик активлыкның файдасы турында сөйләде.

Дәвалау физик культура инструкторлары җитәкчелегендә зарядканы медицина хезмәткәрләре, "Нежность" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылар ясадылар. Чарада шулай ук районның бюджет оешмалары хезмәткәрләре, пенсионерлар-активистлар һәм яхшы кәефтә энергияле тормыш алып баручы барлык теләүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International