РКОДның Әлмәт филиалы табиблары Баулы хастаханәсенә килеп киттеләр

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы вазыйфаларын башкаручы Эльмира Сибгатуллина җитәкчелегендә табиб-онкологлар Баулы үзәк хастаханәсенә килеп киттеләр.

Оештыру-методик ярдәм кысаларында сырхауханәнең, табиб амбулаторияләренең, фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре өчен укыту семинары уздырылды, районның онкология хезмәтен оештыру буенча киңәшләр бирелде.

Табиб-онкологлар район халкына ел саен диспансерлаштыруны һәм онкологик авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау өчен профилактик тикшерүләрне актив узу турында искәртте.

Сәламәтлегегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International