Кама Тамагы районында Әҗем-Көрәле авылында беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелә.
Бүгенге көндә коммуникацияләр үткәрелгән, бинаның каркасы җыелган, түбә ябу эшләре төгәлләнгән, керү ишеге һәм пластик тәрәзәләр куелган.
Тиздән пациентларны яңа заманча уңайлы бинада кабул итәчәкләр, анда халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылачак.
Республикада модульле ФАПлар төзү «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Пациентларны ФАП мөдире – фельдшер Сабирова Фәридә Закир кызы кабул итәчәк.
Хәзерге вакытта Әҗем-Көрәле фельдшер-акушерлык пункты гомуми мәйданы 22 кв.м. булган 1993елда төзелгән башлангыч мәктәп белән бер бинада, 1ч һәм билгеләнгән таләпләргә туры килми, шуңа күрә яңа заманча бина төзү турында карар кабул ителде.
Шулай ук авылның Кама Тамагы үзәк район хастаханәсеннән 50 км ераклыкта урнашкан, ә Тәмте табиблык амбулаториясеннән - 25 км, бу шактый ерак.
ФАП халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерергә һәм аны оперативрак итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Авылда яңа ФАП барлыкка килү аның халкы өчен көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга булачак.
Кама Тамагы РҮХ