Казанның 11нче Шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Абдуллина Резидә Гандалиф кызы вафат булды

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Резидә Гандалиф кызы 11 шәһәр хастаханәсендә 1992 елдан бирле эшләгән. Резидә Абдуллина хезмәттәшләре арасында гына түгел, күп санлы пациентлар арасында да абруй казанган. Күп еллар дәвамында ул берничә буын яшь белгечләр өчен остаз булган.

Резидә Гәндәлиф кызы хатын-кызлар консультациясенең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә катнашты, аның өзлексез эшен тәэмин итәргә тырышты. Хезмәттәшләренең йөрәгендә ул югары квалификацияле белгеч, зирәк җитәкче һәм сизгер кеше буларак истә калачак.

Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе коллективы Резидә Гәндәлиф кызының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International