Татарстанда Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру буенча конкурс башланды

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсы старт алды.

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы икътисадның төрле тармакларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшьләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерүне арттыру максатыннан төзелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендәге профильле ведомстволарның министр урынбасарлары белән бергә билгеләнгән яшьләр киңәшчеләре Татарстан яшьләре өчен тармак чараларына анализ ясаячаклар, шулай ук сайлап алынган юнәлештә проектны эшләячәкләр һәм аны министрлык белән бергә тормышка ашырачаклар.

Яшьләр хөкүмәте әгъзалары өчен укыту, стажировкалар каралган.

Гаризалар Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары/берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр тапшыра ала. Теркәлү 2022 елның 27 июленә кадәр Яшьләр хөкүмәте сайтында ачык: https://molpravrt.ru/

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыруга конкурс башлану турында мәгълүмати белешмә

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International