Яшел Үзән район хастаханәсендә ремонт эшләре барышын район башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде. Ул объектта эш киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә баш табиб вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин, Яшел Үзән РҮХ һәм «Стройбренд» ҖЧҖ махсуслаштырылган төзелеш оешмасы вәкилләре катнашты.
2нче хирургия корпусын капиталь ремонтлау стационар сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыла. Капиталь ремонт 2024 елга кадәр өч этапта уза.
Беренче этапка ике бүлек – беренче катта урнашкан неврология һәм икенче катта урология бүлекләренең биналарын ремонтлау керә. Финанслау күләме 93 млн. сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта беренче этапның төзү-монтаж эшләре 85% ка башкарылган.
2000 кв. м түбә алмаштырылган. Җылыту, су белән тэмин итү, канализация, электр белән тәэмин итү системалары монтажланган. Яңа тәрәзәләр куелды.
2нче хирургия корпусын яңартуның гомуми бәясе 294 млн. сум тәшкил итә. Төзелеш эшләреннән тыш, яңа медицина җиһазлары, мебель, инвентарь алу, территорияне төзекләндерү каралган.
Яшел Үзән РҮХ