Раифа махсус училищесы укучыларына җәйге эсседә сәламәтлекне саклау турында сөйләделәр

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Раифа ябык типтагы махсус училищесы укучылары өчен җәйге эсседә сәламәтлекне саклау киңәшләрен бирде.

​Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова балаларга кояш һәм җылы сугу симптомнары турында сөйләде. Моннан тыш, лекция барышында укучыларга эссе сугудан үзеңне саклау турында файдалы киңәшләр бирелде.


Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International