Алексеевск районында яңа ФАП төзелеше төгәлләнеп килә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының Горка авылында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.

Бүгенге көндә электр үткәргечләре буенча эшләр төгәлләнгән, эчке бизәкләү эшләре тәмамланып килә, медицина җиһазлары кайтарылган, территорияне, керү юлларын төзекләндерү эшләре бара. Авыл халкы яңа ФАП ачылуын көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International