Түбән Кама шәһәренең медицина көллияте директоры итеп Равил Гарипов билгеләнде. Боерыкка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.
Равил Рәшит улы Гарипов 1997 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, соңгы елларда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге директоры һәм Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы булып эшләгән. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» медале белән бүләкләнгән.