Лениногорск районының Шөгер табиблык амбулаториясендә районара гериатрия үзәге булачак

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Шөгер авылында табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре бара, биредә районара гериатрия үзәге булачак . Проект "Сәламәтлек саклау" милли проектның "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль программасы буенча, республика бюджетыннан, шулай ук "Татнефть" компаниясе ярдәме белән финанслана.

Бүгенге көндә бинада вентиляция системасы монтажланган, эчке эшләр башкарылган, түбә, фасад ясалган, койма куелган.

Биредә өлкән яшьтәге гражданнар, шул исәптән инвалидлар авыруларын профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнерләр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International