Татарстанда ел ярым эчендә ВИЧ-йогышы һәм туберкулез буенча эпидситуациягә йомгак ясадылар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы һәм туберкулез мәсьәләләре буенча онлайн режимда бердәм методик көн узды.

Кама балалар медицина үзәге җирлегендә конференция эшендә ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, медицина өлеше буенча урынбасарлары, эпидемиологлар, инфекционистлар, педиатрлар, фтизиатрлар һәм Татарстанның якын-тирә районнарының ВИЧ-йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен җаваплы белгечләре катнашты.

Конференция эшен ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев ачты.

Конференциянең спикерлары булып ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгеннән һәм Республика туберкулезга каршы клиник диспансерыннан экспертлар чыгыш ясады.

Конференция кысаларында 2021 елда һәм 2022 елның 6 аенда Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы һәм туберкулез буенча эпидемиологик ситуациягә йомгак ясалды, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең проблемалары һәм бурычлары, ВИЧ-инфекцияне һәм туберкулезны иртә ачыклау һәм профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International