Октябрьский поселогында тиздән яңа модульле ФАП ачылачак

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районының Октябрьский поселогында яңа ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелә.

ФАП бинасы әзер инде, хәзер барлык кирәкле коммуникацияләр тоташтырыла һәм план буенча сентябрь аенда беренче килүчеләр өчен ишекләр ачылачак.

Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пункты авыл мәдәният йорты бинасында эшли. 446 кеше, шуларның 95-е балалар медицина ярдәмен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International