21 июльдә «Милли медицина тикшеренү үзәкләре челтәрен үстерү» федераль проекты кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, проф. М.З.Сигал исемендәге ТР ССМ РКОД баш табибы Илгиз Һидиятов, баш штаттан тыш белгечләр, шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиология фәнни-тикшеренү үзәге» ФДБУ экспертлары белән йомгаклау киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә онкологик профильдәге пациентларны тикшерүнең маршрутлаштыру мәсьәләләре һәм алгоритмнары, медицина оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек үзенчәлеге, шулай ук онкологик авырулар белән пациентларны реабилитацияләү тәртибе турында фикер алыштылар.
Йомгаклау киңәшмәсе нәтиҗәле узды. Онкологик авырулар белән пациентларны дәвалауда табибларга бер-берсе белән төгәлрәк хезмәттәшлек итәргә ярдәм итәчәк документлар расланды.
«Мондый киңәшмәләр булыша. Без тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашабыз, болар барысы да медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән», - дип билгеләде проф. М.З.Сигал ис. ТР ССМ РКОД баш табибы Илгиз Һидиятов.