Казанның ашыгыч ярдәм бригадасы 7 яшьлек кызның күрү сәләтен саклап калды

2022 елның 22 июле, җомга

7 яшьлек кыз өстенә марганцовка савыты ава, аның кристалллары баланың күзенә эләгә. Бала авыртудан кычкырып җибәрә, күз яшьләре агарга тотына. Әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта һәм баланың күзләрен су белән юа башлый.

Фельдшерлар Ләйлә Мостафина һәм Лилия Абдуллина 7 минут эчендә урынга килеп җитә. Күзнең конъюнктивын караган вакытта баланың сул күзе кара-көрән төстә була.

Табиблар күзне аскорбин кислотасы эретмәсе белән марганцовка кристалларыннан тиз арада чистарта, авыртуны баса һәм бәйләп куя. Педиатрия бригадасы тирән пешүне һәм авыртудан шок булуны булдырмый калырга җитешкән.

Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып барып җиткерергә кирәк була. Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче Илназ Мусин бала белән бригаданы Республика балалар клиник хастаханәсенә оператив рәвештә китереп җиткерә. Баланың күрү сәләтен саклап калу өчен көрәшне балалар офтальмологы Илнур Зимнуров дәвам итә. Хәзер кызның хәле тотрыклы дип бәяләнә, аны өенә җибәргәннәр.

Табиблар шуны искәртә: марганцовка күзнең мөгезсыман катлавын һәм күз конъюнктивларын пешерә, аның нәтиҗәсендә күзләрнең күрү сәләте кискен кимергә мөмкин.

Ярдәм күрсәтүдә аз гына соңга калу да кешенең инвалид булып калуына китерергә мөмкин. Әгәр күзләр марганцовка кристаллларыннан пешсә, аларны су белән юарга һәм кичекмәстән ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсе офтальмологлары ата-аналарга балалар өчен куркыныч предметларны югарырак сакларга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International