Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашуында 4нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалын ачу тантанасы булды.
Поликлиниканың филиалы Наил Юсупов ур., 3б адресы буенча урнашкан. Сырхауханәнең филиалына 2587 кеше беркетеләчәк. Биредә 2 педиатрия участогы эшли башлады.
.jpg)
Язылмаган авыру балаларны дежур фельдшер кабул итәчәк.
Йогышлы авырулар билгеләре булган балаларга медицина ярдәме күрсәтү өчен фильтр эше планлаштырылган.
Атнага бер тапкыр лаборатор тикшеренүләр өчен биоматериаллар алуны оештыру планлаштырыла.
Балаларга сөт ризыклары бирү пункты ачылачак.