Азнакай хастаханәсе Сукаеш ФАПының түбәсен ябу төгәлләнеп килә

2022 елның 22 июле, җомга

Азнакай районында Сукаеш фельдшер-акушерлык пункты төзелә. «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына модульле бина торгызыла. Әлеге максатларга 6 млн. 766 мең сум акча бүлеп бирелгән, акчалар федераль бюджеттан субсидияләнә.

Хәзерге вакытта төзүчеләр түбә ябу эшләрен төгәлли. Аннан ФАПның эчке бизәлеш эшләре башлана. Шулай ук якын-тирә территория төзекләндереләчәк, медпункт керү пандусы куелачак. Программа акчасына кирәкле җиһазлар сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International